Сделать свой сайт бесплатно

Реклама

Создай свой сайт в 3 клика и начни зарабатывать уже сегодня.

@ADVMAKER@

Шәхси иҗади план

08.10.2015

Татарстан Республикасы

Мөслим муниципаль районы

Мөслим урта гомуми  белем бирү мәктәбе

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Гөлназ Фәнис кызының

шәхси иҗади планы

Тема: ”Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә укытучының компетентлыгын үстерү.”                                                                                                                

Методик проблема темасы: “Укучыларда коммуникатив, мәгълүмати- аналитик компетенцияләр формалаштыру.”

Максат һәм бурычлар.

1. Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану.

2. Яңа педагогик технологияләрне тирәнтен өйрәнү, укыту-тәрбия процессына актив кертү.

3. Яңа технологияләр кулланып, фәнни тикшеренүләр, педагогик тәҗрибәләр алып бару.

4. Мәгълүмати технологияне камилләштерү.

5.Методик һәм педагогик әдәбиятны өзлексез уку, өйрәнү.

6. Һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү, профессиональлекне арттыру.

7.Халык педагогикасын өйрәнүне дәвам итү, белем һәм тәрбия бирүдә татар халык традицияләренә, милли үзенчәлекләргә нигезләнү.

8.Уку эшчәнлеген бала үсешенең мөһим дәрәҗәсен искә алып оештыру.

9.Интеллектуаль һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыга индивидуаль якын килү.

10.Укучының үсешен тәэмин итү, табигый көчен гамәлгә ашыру.

11. Шәхси үзенчәлекләрен һәм шәхси сәләтен искә алып, укучыда гомуми уку күнекмәләре формалаштыруга аеруча нык игътибар итү.

12.Укучыларда халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, гүзәл сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү.

13.Укучыларга экологик, патриотик тәрбия бирү.

14.Яңа технологияләргә нигезләнгән дәресләргә куелган таләпләрне өйрәнү.

15. Гомуми һәм профессиональ культураны үстерү.

16.Яңа заман шартларына яраклы, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.

I. Профессиональ осталыкны үстерү, педагогик һәм методик белемне камилләштерү

1.Якиманская И.С., Якунина О.С. “Личностно-ориентированный урок. Планирование и технология проведения.” Хезмәтне куллануны дәвам итү.

2.Тахтамышева Г.Ч.ның шәхескә юнәлтелгән дәрес турындагы хезмәтләрен системалы файдалану.

3.“Мәгариф” журналында яңа технология турында басылган язмалар, хезмәтләрне уку, өйрәнү, туплау.

4. “Татар грамматикасы”ның 3 томын уку, өйрәнү.

5.Сафиуллина Ф.С.ның “Хәзерге татар әдәби теле” китабын булдыру.

6.  “Татар телен укыту методикасы” китабының яңа басмасын булдыру.

7. “Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы” китабын алу, эштә файдалану.

8. Д.Заһидуллина хезмәтләрен уку, өйрәнү, туплау.

9. Тел белеме, әдәбият белеме буенча яңа чыккан китапларны шәхси китапханәдә булдыру.

10.Сүзлекләр туплауны дәвам итү.

11. “Казан утлары”, Мәйдан”, “Идел” журналларына язылу, туплау.

12.Ш.Ш.Җәләлиев хезмәтләрен өйрәнү.

13. Академик  Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен шәхси китапханәдә булдыру.

14.Н.Максимов дәреслекләрен, әсбапларын, методик кулланмаларын уку, өйрәнү, туплауны дәвам итү.

15.Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу.

16.Методик папканы тулыландыру, баету.

17.Портфолионы яңарту.

18.БРИ тестларының яңа вариантларын булдыру, өйрәнү, дәресләрдә куллану.

II. Матур әдәбият әсәрләре, вакытлы матбугат материаллары  белән танышу, китаплар туплау.

1 Шәхси китапханәне түбәндәге китаплар белән баету.

2.”Казан утлары”, “Мәйдан”, “Идел” журналларына язылу, туплап бару.

3.“Мәктәп китапханәсе” сериясендә басылган китапларны уку.

4. “Хәзинә” сериясендә басылган китапларны сатып алуны дәвам итү.

5. Яшь язучылар иҗаты белән танышу.

6.халык язучыларының иҗатлары белән танышуны дәвам итү.

7. Галимҗан Гыйльманов әсәрләрен укуны дәвам итү.

8. “Милли әдәбият китапханәсе” сериясендә басылган китапларны сатып алуны дәвам итү.

9.Халык педагогикасы турында язылган яңа басмаларны булдыру.

III. Милли-мәдәни карашларны үстерү, сәяси белемне күтәрү, укучылар белән эшләүне камилләштерү.

1.     “Татар халык педагогикасы” китабы буенча түгәрәк үткәрү, тәрбия сәгатьләрендә файдалану.

2.     “Көч һәм рух тамырлары” китабы белән эшләү.

3.     Р.Фәхретдин, К.Насыйри китапларын куллану.

4.     “Җәлил хәзрәт вәгазьләрен” уку, файдалану.

5.     Тәрбия турында яңа китапларны шәхси китапханәдә булдыру.

6.     Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен өйрәнү.

7.     Тәрбия сәгатьләрендә, түгәрәкләрдә вакытлы матбугат материалларын системалы файдалану.

8.     “Сөембикә” журналына язылу, эштә файдалану.

9.     “Мәгърифәт” газетасына язылу, эштә кулланма итеп алу.

10.                     Газета-журналлар белән хезмәттәшлекне үстерү.

11.                      “Татарстан” журналына язылу.

12.                     “Время”, “Вести”, “Татарстан хәбәрләре” программасын карау.

13.                     РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы эшен күзәтү.

14.                     Законнар белән танышу.

15.                     Сәләтле укучыларны олимпиадаларга әзерләү.

16.                     Көчле укучыларга катлаулы бирем белән карточкалар әзерләү.

17.                     Укучыларның дәрестән тыш укуларын даими тикшереп тору.

18.                     Сәләтле укучыларны район бәйгеләрендә катнаштыру.

19.                     Иншалар, рефератлар, иҗади эшләр яздыру.

20.                     Укучыларны дәрестән тыш чараларга тарту.

21.                     Авыр үзләштерүче укучылар өчен диктант текстлары әзерләү.

22.                     Уку техникасы начар укучыларның уку тизлеген тикшереп тору.

23.                     Авыр үзләштерүче укучылар өчен өстәмә биремнәр әзерләү.

24.                     Авыр үзләштерүче укучыларның индивидуаль эш дәфтәрләрен тикшереп тору.

25.                     “Халык педагогикасы” түгәрәге оештыру һәм үткәрү.

26.                     Югары уку йортларының татар теле бүлекләренә керергә теләүчеләргә ярдәм итү.

27.Татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучыларга өстәмә биремнәр тәкъдим итү.

28. Укучылар белән БРИ материалларын өйрәнү.

29. Татар халкының тарихын, матур традицияләрен чагылдырган яңа китапларны уку, файдалану.

IV. Кабинетны җиһазлау осталыгын арттыру.

1.     Кабинетны яңа уку елына таләпләргә җавап бирерлек итеп җиһазлау.

2.     Кабинет активы белән иҗади эшләү.

3.     Кабинетта искерә башлаган стендларны яңарту.

4.      “Дәрестән тыш уку” экранында укылган китапларны билгеләү, һәр уку елында яңарту.

5.     “Дөрес укы һәм дөрес яз” стендын эшләү.

6.     “Халык язучылары” стендын яңарту.

7.     “Нахакка җәберләнгән шәхесләр” стендын булдыру.

8.     Кабинет китапханәсен баету.

9.     “Халкымның күңел җәүһәрләре” почмагын тәртиптә тоту.

10.                     Индивидуаль-дифференциаль карточкалар эшләүне дәвам итү.

11.                     Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.

12.                     Яңа китапларны презентацияләү.

13.                     Сәләтле укучылар белән эшләүне дәвам итү.

14.                     Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү.

15.                     Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.

16.                     “Электив курслар” папкасын баетуны дәвам итү.

17.                     БРИ материалларын туплау, укучыларны әзерләү.

18.                     Кабинетта капиталь ремонт үткәрү.

19.                     Кабинетта компьютер булдыру.

20.                     Электрон уку әсбаплары белән тәэмин ителешне дәвам итү.

21.                     Матур әдәбият бүлеген яшь язучылар әсәрләре белән баету.

22.                     Методик тәэмин ителешкә игътибарны көчәйтү.

23.                     “Грамматик анализ үрнәкләре” стендын яңарту.

24.                     Укучылар өчен “Сүз төркемнәренә морфологик-синтаксик анализ ясау” папкалары әзерләү.

25.                     Республика олимпиадасы призёрлары әзерләү.

26.                     “Бөек Ватан сугышында һәлак булган язучылар” стендын эшләү.

27.                     “Нахакка җәберләнгән шәхесләр” дигән папка эшләү.

28.                     Район күләмендәге конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.

29.                     Бөек Җиңүнең  65 еллыгына багышланган чараларда катнашу.

30.                     Габдулла Тукайның 125 еллыгына әзерләнү һәм үткәрү.

31.                     Муса Җәлилнең 105 еллыгына әзерләнү һәм үткәрү.

32.                     Залдагы “Безнең иҗат” почмагын яңартып тору.

33.                     Рефератлар тематикасын яңарту.

V. Педагогик тәҗрибә уртаклашу

1.     Район семинарында чыгыш: “Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү тәҗрибәсеннән”.

2.     Методик киңәшмәдә тәҗрибә уртаклашу: “Укучыларның белем сыйфаты белән идарә итү юллары”, “Укучыларның белемнәрен тикшерүнең актуаль формалары”,  “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда бердәм таләпләр”.

3.     Педагогик киңәшмәдә доклад һәм содокладлар: “Стандарт булмаган дәресләрнең әһәмияте”, “Дәресләрдә электрон дәреслек һәм әсбаплардан файдалану”.

4.     Түгәрәк өстәл артында сөйләшү: “Халык педагогикасына нигезләнеп, яңа технологияләр кулланып үткәрелгән дәресләрнең нәтиҗәлелеге.”

5.     Район методик берләшмә утырышларына доклад: ”Укучыларның  БРИ тестлары белән эшләү күнекмәләрен үстерү”.

VI. Практик чыгышлар.

       1. Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.

       2. “Туган тел” айлыгы үткәрү.

3.     Дәрестән тыш чаралар үткәрүне дәвам итү.

4.     “Халык педагогикасы” түгәрәгенең иҗади отчетларын әзерләү.

5.     Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.

6.     Яңа басылган китапларны презентацияләү.

7.     Ачык тәрбия сәгатьләре уздыру.

8.     Татар теленнән һәм әдәбияттан РМБ, КМБ, ММБ күләмендә ачык дәресләр күрсәтү.

9.     Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.

10.                     Үз эшеңә анализ ясау күнекмәләрен үстерү.

 

VII. Компьютер технологиясен өйрәнү һәм камилләштерү

 

1.     Компьютерда эшләргә өйрәнеп бетерү.

2.     Интернеттан рациональ файдалану алымнарын өйрәнү.

3.     Эксельдә эшләүне камилләштерү.

4.     Татар теле һәм әдәбиятыннан электрон дәреслекләр белән эшне киңәйтү.

5.     Интернет-тестирование, интернет-конкурсларда катнашу.

 

VIII. Халык педагогикасы буенча эш  алымнарын камилләштерү

 

1.     Ш.Ш.Җәләлиев хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.

2.     Дәресләрдә халык педагогикасы чараларын файдалану.

3.     Халык педагогикасы чараларын кулланып, дәрестән тыш мероприятиеләр үткәрү.

4.     Халык педагоглары Каюм Насыйри, Риза Фәхреддин хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.

Укучыларны халык педагогикасы нигезендә тәрбияләү.

Просмотров (1151)